ЯПАН и. диал. 1. 1) Киң дала яки урман-кырсыз, авыл-кешесез җир. Гүя япанда үлеп калган бөек бер пәһлеванның корышкан кабырга сөякләренә бакалар оя ясыйлар!.. Н.Думави. Бай кызы, карынындагы ике айлык баласы белән, япанда ялгыз калган кебек хәлгә төшә. Г.Ибраһимов

2) Кыр, ялан; ачык, сыену урыны булмаган җир. Немец кола япанда атакага чыкса, салкыннан катып тәгәрәгәнче, аның вакыты берничә сәгать кенә... З.Зәйнуллин. Сакманов аның япанда ялгыз үскән агач икәнен белә иде. Т.Галиуллин

2. с. мәгъ. Ачык, буш, ялангач. Шул караңгы төндә япан кырда берүзе калган әти. В.Нуруллин. Дөрес, якындагы япан дала сулышы монда беркадәр сизелерлек, әлбәттә. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә