ЯП- кис. [йа] авазына башланган кайбер сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен ясый торган алкисәкчә. Туңып беткән агачның яп-ялангач бер ботагында Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак, Төшәм дип калтырый, җил сызгырып киткән саен чак-чак. Г.Тукай. Яп-якын шәһәрләрнең дә тик исемнәрен генә ишеткән иде. Г.Ибраһимов. Яп-яңа юл бик матур, Тип-тигез булып ятыр ---. Ш.Галиев. Мәгълүм билгесезлек томанында Яп-ят тойгыларга күмелеп Яшәү җиңел түгел, җан-җанашым ---. Л.Шагыйрьҗан |