ЯҢГЫРЛЫ с. 1) Яңгыр явып торган, явым-төшемле. Кадыйр үзе болай яңгырлы елда да туган иде. А.Алиш. Яңгырлы көз
2) Яңгыр китерә, яңгыр яудыра торган. Торналар да моны сизә: лычма яңгырлы болытлар килеп җиткәнче күченеп калырга тырыша. З.Мурсиев