ЯҢГЫРАУЛЫ с. 1) Яңгырап ишетелә торган. Ул баскычтан беренче булып йөгереп төшеп китте, һәм артыннан шартлап ябылган ишекнең яңгыраулы кайтавазы бөтен подъезд буйлап чарлакка кадәр таралды. Ә.Мушинский. – Урыннардан кузгалмаска! – дигән яңгыраулы боерык тавышын ишеткәч, талаучылар тизрәк табан ялтырату җаен эзләделәр. Ш.Шәйдуллин

2) Яңгырап тора торган, авазны, яңгыратып, кире кайтара торган. Яңгыраулы гөмбәзләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә