ЯҢГЫРА’У ф. 1. 1) Металл тавышына охшаган көчле, кайтавазлы ачык тавыш чыгару. Пычкы чыжлап кискән, барабан суккан тавышлар яңгырый. А.Гадел 2) Ачык ишетелү, таралу. Сихри музыка яңгырый. А.Гадел. Биек тау башыннан, тарлавыклар буйлап яңгырап, дәрвишнең тавышы гына кешеләргә төшеп ирешә. Р.Батулла 3) Хәтердә булу, онытылмау, һаман ишеткән кебек истә тору. Һәркемнең башында вожатыйның соравы яңгырый. А.Әхмәт 4) күч. Нинди дә булса тәэсир калдыру. Көнбатыштан килгән Марсель исеме горур яңгырый. А.Тимергалин 5) күч. Танылу, исеме таралу, билгеле булу. Ләкин Дасаев, Һидиятуллин, Нигъмәтуллин кебек фамилияләр бөтен дөньяга яңгырады. Казан утлары. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Хезмәт даны 2. с. мәгъ. лингв. Тавыш катнашында әйтелә торган авазлар (аваз тур.), киресе: саңгырау. Аерым алынмалар, сүзлекләрдә башкача теркәлгән булуларына карамастан, я алгы, я арткы рәт сузыклары белән генә языла, сүз ахырындагы яңгырау тартыкларны саңгырау парлары белән алыштыру да очрый. Р.Мөхиярова Яңгырый башлау Яңгырарга тотыну. Кичке тынлыкта әлеге көйле аваз тагын да дәртләнебрәк, тагын да күңелләргә үтебрәк яңгырый башлады. Г.Бәширов. Шулчак саф татарча җырлаган бер кыз бала тавышы яңгырый башлады. М.Хәсәнов Яңгырап кую Кинәт кенә яңгырау. Сакчылар чираттагы тоткынны алып китәләр, яңадан пистолет тавышы тонык кына яңгырап куя. Г.Әпсәләмов. Чинау, курку тавышлары яңгырап куя. З.Хәким Яңгырап тору Гел, әледән-әле яңгырау; хәзерге вакытта, әле яңгырау. Рөстәм Яхин әсәрләре күңелдә гел яңгырап торалар. Л.Шагыйрьҗан. Ура тавышы якындагы тауларга бәрелеп, кайтаваз булып бик озак яңгырап торды. Р.Сәгъди |