ЯҢГЫРАТУ ф. 1) Тирә-якка көчле, яңгыравыклы аваз тарату; кайтаваз, шаукым тудыру. Урамнан узган арбаның дөбердәве бөтен авылны яңгырата. Г.Бәширов. Солдат итекләре идәнне яңгырата, егетләр читтән генә көч биреп тора. Р.Газизов 2) Көчле яңгыравыклы тавыш чыгарып уйнау яки җырлау. Алда өсте ябулы, ярымтүгәрәк түбәле сәхнә, анда симфоник оркестр урнашкан: төрледән-төрле инструментларның тигез матур авазлары кичке тынлыкны яңгырата. Р.Кәрами 3) Тапшыру, уйнату. Музыкаль әсәрне беренче кат радиодан яңгырату 4) күч. Бик киң таралу, билгеле булу (дан, исем һ.б.ш. тур.). Аның ачышы дөньяны яңгыратты Яңгырата башлау Яңгыратырга тотыну. Радиодан мин яраткан җырны яңгырата башладылар Яңгыратып тору Гел, әледән-әле яңгырату; хәзерге вакытта яңгырату. Сабый йөзле, ябалак кыяфәтле бу кошлар, бер-берсе белән куышып очып йөргән вакытта, шомлы тавышлары белән бөтен Тын елгасын яңгыратып торалар икән. Г.Гыйльманов |