ЯҢГЫР и. 1) Атмосферадагы су парының авыраюы белән барлыкка килгән, җир өстенә ява торган явым-төшемнең су тамчылары рәвешендәге төре. Көндез бераз яңгыр сибәләп узганлыктан, урамда яңгырдан соң гына була торган җәйге саф һава. А.Гыймадиев. Моңа тикле бер атна тоташ яңгыр койды. А.Хәсәнов 2) күч. Күпләп коела, сибелә, чәчелә торган берәр нәрсәнең ташкыны. Сугышчыларга каршы кургаш яңгыры ява башлады, сазлыкның пычрак суын актарып, миналар ярылырга тотынды. Г.Әпсәләмов. Алар өстенә агач араларыннан ук яңгыры сибелде. Р.Сәгъди |