ЯҢА’ЧА рәв. 1. 1) Яңа ысул, алым белән; берәр яңалыкка нигезләнеп. Зәбихулла абый, үзе кадим мәдрәсәсендә укыган кеше булганлыктан, яңача укытуны белеп җиткермичә, кайчакларны, күрәсең, кадимен-җәдитен бергә бутап та укыткандыр. Г.Бәширов. Эштә инициатива, эшне яңача оештыру аеруча хуплана башлады. В.Нуруллин 2) Хәзерге заманча, хәзерге заманга туры китереп. Нургалиемнең, авылга кайтып, яңача яшәү хыяллары да бар. Г.Галиева. Булачак сәләтле инженерлар, табиблар, укытучылар, галимнәр – киләчәктә туачак яңа техника, технология, яңача дәвалау һәм белем бирү, яңа ачыш авторлары. Н.Шәрифуллин 3) Яңа төрле итеп, башкача. Үзе таптаган басуларны ул бүген яңача күрә. М.Хуҗин 2. с. мәгъ. Яңа, яңа булган. Мәсьәләгә яңача караш |