ЯҢАРЫШ и. 1) Берәр нәрсәнең тукталып торган яшәеше кабат кузгалу күренеше; таркалу, җимерелүдән соң күтәрелеш. Инде үзебезнең туган авылыбыз йөзенә дә зур яңарыш кертәсебез килә. В.Имамов. Авыл кабат яңарыш чоры кичерә. Г.Шәйхи

2) к. ренессанс. Тагын да ераккарак кайтыйк: итальян скульпторы, коючы, алтын эшләре остасы Лоренцо Гиберти (1381–1455) Яңарыш сәнгатенең беренче тарихын яза, бу «Комментарийлар» өч китаптан тора икән. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә