ЯҢАРУ ф. 1) Искесе яңага алмаштырылу. Ак калфагың яңарган, яңарса да, каралган. Гали Рәхим. Яшәештә бар да үткән, Киемнәр дә яңарган. К.Булатова 2) Искергән, тузган нәрсә элекке хәленә кайту, баштагы төсен алу яки яңарак, нормальрәк төскә, кыяфәткә керү. Парик асларында чәч яңарды. И.Гыйләҗев 3) Яңартылу, төзәтелү; һәртөрле искелектән котылып, бөтенләй яңа төс алу. Кызыл Октябрь урамы бөтенләй яңарган икән хәзер. А.Тимергалин 4) Сафлану, рухи баю; заманчалашу, яхшы якка үзгәрү. Чибәркүлгә ак күлмәк киеп кайтырлык булгач, күңеле яңарган инде аның, сиңа әйтәм. А.Гыйләҗев. Ул чаклардан бирле сөю хисе Тагын сафлангандыр, яңарган. Н.Әхмәдиев 5) күч. Кабат кузгалу, тергезелү. Яңарган азаннар – милләтнең Үткәнен, иманын саклавы. М.Шиһапов. Ул алтмышынчы елларда яңарган ирекле шигырь алымы белән язылган, шул сәбәпле дә чор өчен яңалык буларак бәяләнгән. Р.Рахман 6) күч. Кабатлану, кабат-кабат эшләнү; искә төшү. Кинәт Мирвәлинең хәтерендә бүген генә Гаделгә сөйләгән легенда яңарды. Г.Гыйльманов. Сания әбинең күңелендә балачак хатирәләре яңарды. А.Фәләх 7) күч. Сүз, фикер турында: ялгану, дәвам ителү. Чәй вакытында әңгәмә тагын яңарды Яңара бару Торган саен яңару. Гарәп поэзиясе әкренләп яңара бара. К.Гыйззәтов. Андамыни хикмәт, иң әһәмиятлесе – яшәү, тормыш яңара бара-бара дәвам итә һәм итәчәк бит! Ф.Яхин Яңара башлау Яңарырга тотыну. Төш җиткәндә, буа күзгә күренеп яңара башлады. К.Тәхау. Факиһә самавыр башындагы чәйнекне чак кына кыйшайтып куйды: самавыр, болындагы челлә чикерткәләре авазы чыгарып, яңара башлады. Р.Батулла Яңарып кую Кинәт, көтмәгәндә яңару Яңарып тору Даими, гел яңару; хәзерге вакытта яңару. Сый артыннан сый яңарып торды, табын озак барды. В.Имамов. Интернетта вируслар яңарып тора. Д.Шәйхетдин |