ЯҢАРТУ ф. 1) Яшәп килгән тәртипне һ.б. үзгәртү, яңача эш итү. Озын Куакта һөнәрчелекне яңартып җибәргәннәр. Г.Шәйхи. Инде күргәнегезчә, «Татарстан», «Сөембикә», «Ялкын» журналларының да эчтәлеге, тышкы, эчке бизәлеше һәм дизайны тулысынча яңартылды. Г.Шәйхи

2) Искергән, таушалган, бозылган нәрсәне элекке хәленә яки гомумән нормаль хәлгә китерү, төзәтү. Билгеле, иярне кат-кат төзәтеп, киезләрен генә түгел, арчагын да яңартканнар. А.Тимергалин. Мәктәбен тәмамлыйсы елны әтисе белән йорт тирәсе рәшәткәләрен яңарттылар. А.Хәйретдинова

3) Өс киеме, җиһаз турында: яңага алмаштыру. Шулай булмыйча, бик сагынып көткән иде ич: ул яраткан ризыкларны пешертте, урын-җирләрне яңартты. М.Әмирханов. Практикалары өчен яхшы түлиләр икән: Дима кай арада киемнәрен яңартты, үзенә, тотылган булса да, машина алып җибәрде. Р.Габделхакова

4) Туктап торган, өзелгән һ.б.ш.ларны торгызу, дәвам итү

5) Онытылганны искә төшерү һәм яңаны өстәү. Имтиханга әзерләнгән көннәрдә дә берничә тапкыр кабатлап, хәтердә яңарткан идем мин аны. В.Нуруллин. Хуҗа, горурланып, артист яшьтәшенең малай чактагы гадәтләрен искә төшерә, балачак хатирәләрен яңарта. Г.Гомәр

6) күч. Рухи баету, сафландыру. Юньле карт булсаң, үз гөнаһыңны үзең белеп, иманыңны яңартып, түр башында гына утырыр идең син! Г.Бәширов

7) күч. Элеккеге кичерешләрне кабат кузгату, искә төшерү. Яңартмаска булдым үткәнне. Г.Морат

8) Мич, мунча, самавыр һ.б.ш. турында: кабат ягып, өстәп, яндырып кайнарлау, җылыту. – Әйдәле, Сәрия багалмам, өйгә уз әле, хәзер самавырымны яңартам, бәйрәмчә табын әзерләрбез! – дия-дия, Хөршидәттәй чак кына тартынып торган Сәрияне, җитәкләп, өйгә алып кереп китте. А.Тимергалин. Утын өстәп, учакны яңарталар. А.Гадел

9) күч. Кабат кайту, дәвам итү, ялгап җибәрү (сүз, фикер тур.). Кичке якта чишмә буена җыелган хатыннар тагы шул турыда сүз яңарттылар. Н.Кәримова. Башкача бу темага сүз яңарткан булмады. Кызыл таң

Яңарта башлау Яңартырга тотыну. – Чигенгән чакта булды бу хәл, – дип, Гыйльметдин бабай хәтердәге вакыйгаларны яңарта башлый. Ф.Яруллин. Аннан күреп, булдыклырак авыл агайлары да каралты-кураларын яңарта башлыйлар. Р.Вәлиев

Яңарта төшү Бераз яңарту. Ул кием-салымын яңарта төште

Яңартып алу Кыска гына вакытта яңарту. Композитор истәлекләрен яңартып алды. Г.Гомәр

Яңартып бирү Башка берәүгә яңарту. Ахирәтләренең кием-салымнарын яңартып бирә. Кызыл таң

Яңартып җибәрү к. яңарта башлау. Кем килеп керсә дә, үз туганы килеп кергән шикелле куанып, самавырын яңартып җибәрә. В.Нуруллин

Яңартып тору Даими, гел яңарту; әле, хәзер яңарту. Шәһәрләрдә фонтаннардагы суны да һаман саен яңартып торалар бит. Г.Әпсәләмов. Күңеле пакь инсан өстендәге күлмәген дә гел яңартып тора. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә