ЯҢАЛЫК и. 1) Яңа булу сыйфаты. Күлмәгенең яңалыгы күренеп тора

2) Нинди дә булса яңа нәрсә. Аның каравы Әбүзәр абзыйның кабинетына әллә ни яңалык кертеп булмады. Г.Әпсәләмов. Фәнни яңалыклар

3) Күптән түгел алынган яки күптән түгел билгеле булган хәбәр. Юл төзүчеләр түбән очтан асфальт җәя башлыйлар – яңалык менә шул. А.Гадел

4) Элек булмаган күренеш, яңа тәртип, яңа ысул, яңа гадәт һ.б.ш. үзгәрешләр. Әлеге вакыйга – татар әдәбияты өчен дә тиңе булмаган зур яңалык. В.Имамов

5) Яңа тормыш; яңа карашлар; прогресс. Хәзер яңалык вә искелек низаглары чалбар балагыннан, мыектан үтеп бара. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә