ЯҢАКЛА’У ф. Кемнең дә булса яңагына уңлап-суллап сугу, яңагына чабу. Әнисе аны яңаклый-яңаклый аңына китерергә тырышты. З.Кадыйрова Яңаклап алу Бер яки берничә мәртәбә яңаклау. Елап, шешенеп беткән хатыны Лена аны килеп кергән шәпкә яңаклап алды. З.Мәхмүди. Ә аның күз агын күрсәтеп акайган күзләре, профессорны шул арада яңаклап алгандай итеп, уңлы-суллы йөгерә бирәләр. Ф.Яхин Яңаклый башлау Яңакларга тотыну. Мин дә читтә кала алмадым, шул бәргәләшнең эченә кереп, уңга-сулга яңаклый башладым. Г.Ибраһимов |