ЯҢАК и. 1) Йөзнең колак төбе, авыз чите һәм күзнең тышкы почмагы арасындагы өлеше, битнең ян ягы. Муса әнисенең кытыршы кулын тотып, мендәр итеп, яңагы астына куя. Г.Әпсәләмов. Нуровның борын канатлары кабарды, яңак төерләре уйный башлады. А.Тимергалин 2) Ишек һәм тәрәзә уемының ян ягына утыртылган борыс. Моңарчы абайламаган идек: ишек яңагы янында стенада телефон бар икән, фельдшер апа шалтырата башлады. А.Гыйләҗев ◊ Яңагына менеп төшү к. яңаклау. Хәтмулла да берничә тапкыр Фатыйманың яңагына менеп төште. М.Кәбиров. Фрося йомшак учы белән тиз генә ирнең яңагына менеп төште. Ф.Бәллүр. Яңагына берне утырту к. яңагына менеп төшү. Яңагыннан ут чыгару Яңагына каты итеп сугу. [Анна:] Яңагыннан ут чыгардыңмы? А.Гыйләҗев. Сәримәнең кайтканын капка төбендә саклап торды да, кызы капка төбенә килеп җиткәч, яңагыннан ут чыгарып чалтыратты. Д.Каюмова. Яңагы суырылу Бик ябыгу. Гәрәй Рәхимне танырлык та түгел: Хиросима бомбасыннан исән калган кеше кебек, яңагы суырылып калган. М.Галиев. Яңагы эчкә бату к. яңагы суырылу. Тик бик аз вакытка, Мөбарәк остазының хәлсез, алҗу, ике яңагы эчкә баткан ябык йөзен күреп хәйран калды. С.Поварисов. Яңагы эчкә баткан, күптән кырыну күрмәгән ирнең иңнәрендә иске куртка. З.Мурсиев. Яңагы яңакка ябышу к. яңагы суырылу. Гаскәри форма эчендә, бигрәк тә шинеле эчендә үзе дә шылтырап йөрерлек, яңагы яңакка ябышкан әтине, беренче Герман сугышында мылтык та тотып караганы бар икән дип, теплушка вагонга төяп, туп-туры фронтка алып киттеләр. Т.Нурмөхәммәтов |