ЯҢА’ с. 1. 1) Әле генә эшләнгән, ясалган; хәзер генә алынган; бер дә тотылмаган. Әйтик, ни өчен ул яңа телевизор, яңа палас, бигрәк тә яңа карават алып бирү хакында үзе уйлый белми?! Ф.Баттал. Яңа күн итегенә яңа кием шулкадәр килешеп тора иде. Г.Гыйльманов 2) Элек булмаган, яшәмәгән, күптән түгел килеп чыккан, төзелгән, күренгән. Яңа өй җиткереп кердем. А.Гыйләҗев. Яңа юл салдылар 3) Күптән түгел ачылган, уйлап табылган. Болар яңа дару-препарат уйлап тапканнар, ә баш редактор, яңалыкны тизрәк эләктереп, үз гәзитәсендә шаулатмакчы икән. Н.Гыйматдинова. Галимнәр яңа вакцина уйлап тапты. Мәйдан 4) Элек булмаган, соңыннан китереп чыгарылган (токым, сорт һ.б.ш.). Бу аланга колхоз, орлыклык өчен, көздән яңа сорт арыш чәчәргә исәпли иде. Г.Әпсәләмов. Кайчандыр селекционерлар, көтүдә кып-кыска, аеры аяклы сарык бәрәннәре тугач, шуларны кушылдыру юлы белән, тәбәнәк кенә киртәне дә сикереп үтә алмый, ягъни кача алмый торган яңа токым сарык чыгарганнар. А.Тимергалин 5) Күптән түгел басылып чыккан, язылган. Яңа китап чыккан, алдыгызмы? Г.Исхакый 6) Таныш булмаган, моңарчы билгеле булмаган. Берничә тапкыр дивизия бөтен составы белән яңа урынга күченде, аннары аны эшелоннарга төяделәр дә каядыр көньяк-көнчыгышка таба алып киттеләр. Г.Әпсәләмов. Шобага салгач, Тиррен җитәкчелегендәге лидлар, ватаннарын ташлап, яңа җир эзләп китәргә мәҗбүр булалар. Н.Фәттах 7) Күптән түгел таралган, искереп өлгермәгән; әлерәк ишетелгән. Кыз егеткә яңа хәбәр җиткерде. А.Гыйләҗев 8) Күптән түгел килгән, эшкә алынган, укырга кергән һ.б.ш. [Самат:] Сез, Кәрим, биредә яңа кеше. А.Гыйләҗев. Рухия – хәйләкәр кыз! – хаклы булып чыкты: Валентин Иванович класста яңа укучы барын бөтенләй сизмәде. В.Нуруллин 9) Элекке урынына чыккан, килгән, алдагысын алмаштырган. Больницага бүген Казаннан яңа мөдир килергә тиеш. Һ.Такташ. Яңа укытучы утырган хәлендә, кузгалмыйча, алдында утырган укучыларны карый башлады. З.Зәйнуллин 10) Элек татылмаган, моңа кадәр кичерелмәгән. Аларны тәрбияләп, яңа тормыш өчен көрәшүче батырлар тудыру – бу безнең бурыч! А.Алиш. Чөнки туйдан соң яңа тормыш башлана. А.Нәҗми 11). Агымдагы елдагы, быелгы (уңыш тур.). Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, әвендә киптерелгән, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп тән ныгып беткән – бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк. М.Мәһдиев. Менә шул: яңа уңыш оныннан сөтле умач пешерү йоласы, Әнисәгә ияреп, Болгариядән килгән булган. Г.Гыйльманов 12) Чагыштырмача күптәнге булмаган чорга, эпохага караган; Урта гасырлардан соң килгән. Яңа заман башында әле Европада күп кенә дәүләтләр ниндидер бер милләткә нигезләнеп формалашканда, кайбер мәмләкәтләр элеккечә Урта гасырлардагы династия принцибы буенча барлыкка киләләр. Яңа заман тарихы 2. и. мәгъ. 1) Моңарчы булмаган әйбер, күренеш һ.б.ш. турында. Элекке мәктәбемдә дә шулай булды, яңасына күчкәч, Руслан белән аралашып китүем дә үземне бүлдерми генә тыңлый белүче табылудан иде, ахры. А.Әхмәтгалиева. Бер-ике көн элек бөтенләй башка циклон иде, ул көнбатышка китте, аның урынына Самарадан яңасы килде. Хезмәт даны 2) Быелгы, алдагы уңыш. Атым, сыерым, сарыкларым һәм яңага хәтле җитәрлек икмәгем бар. Ш.Камал. Бәрәңгене яңага җиткерү. Яңа җиткәнне көтү 3) Яңалык. Озак та үтмәде, хәбәрнең яңасы килде: Минзәләдә яшәп ятучы кырык бер яшьлек Саттар Гаттаров очачак икән! Ф.Баттал |