ЯНЬЧҮ ф. 1) Кысып, таптап, изеп, бәреп, баскалап, нәрсәнең дә булса берәр җирен эчкә батыру. Әле бит син белмисең: шабашка эшләгәндә берәүнең иномаркасын яньчедем уголоклар белән – аңа биш мең доллар түлисе бар. З.Хәким // Гомумән формасын бозу 2) күч. сир. Рухи яктан сындыру; газаплау. Ялгызлык адәм баласын изә, яньчи, котырыну чигенә җиткерә икән. С.Поварисов Яньчеп алу Тиз генә яньчү. Яньчеп кенә алды чүкече! Ф.Яхин Яньчеп бетерү Бөтенесен яньчү; күп урыннан яньчү. Бөтен чиләк, ләгәннәрне яньчеп бетерде. М.Галәү. [Минем самавырымны] сезнең асраулар үзләре өчен куеп яньчеп бетерделәр. Ә.Фәйзи |