ЯНЬЧЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. яньчү. Яньчелгән, тутык баскан вагонеткалар тәмам алҗып беткәннәр сыман... Ш.Рәкыйпов. Күпер киң, унбиш-егерме адым озынлыкта, ике ягында нык тимер култыксалар, бер урында яньчелгән – машина яки трактор бәреп киткәндер. Р.Кәрами // Изелеп формасы бозылу. Автобус бистәгез кырыеннан гына уза икән, сезгә хәтле җәяү тәпили-тәпили үкчәм яньчелде. Н.Гыйматдинова

2) Бәрелеп, егылып, берәр нәрсә астында калып, кысылып зарарлану, имгәнү. Әмма бер кулы яньчелгән бала Рөстәм булып чыкмады. Г.Кутуй. Барак ишеге төбендә аны күкрәгенә яшел өчпочмак теккән, борыны яньчелгән бер кеше туктатты. Г.Әпсәләмов

Яньчелә төшү Бераз яньчелү; тагын да ныграк яньчелү. Кыршылган фәс тагын да яньчелә төшкән кебек була, хәзрәтебез үзе дә йолкынган әрекмәндәй шиңеп китә. Г.Гобәй. Гасыйм Сәләхович кыска җиңле саргылт күлмәген, яньчелә төшкән капрон эшләпәсен киеп һәм биге бозык иске зур портфелен күтәреп өеннән чыкканда, сәгать ун тулып килә иде инде. Ә.Еники

Яньчелеп бетү Бик нык яньчелү; берничә урыннан яньчелү. Карт өстәлгә корымга каткан чәйнек белән кайнар су, яньчелеп беткән ике кружка китереп куйды. Г.Әпсәләмов. Менә аның хатыны Әнисә, төбе яньчелеп беткән коштабак тотып, келәт каршында басып торадыр. В.Имамов

Яньчелеп китү Кинәт яньчелү. Яньчелеп үк китте чиләге. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә