ЯНЬЧЕК с. 1) Яньчелгән. Мәдрәсәдән Кабан күленә төшә торган сукмак буйлап кулларына яньчек комган тоткан, иңбашларына сөлге салган шәкертләр тыз-быз йөреп торалар. М.Галәү. Гани, яньчек эшләпәсен кырын салып, тасраеп-тасраеп карап торды аңа. С.Зыялы

2) Җәенке һәм тупыйк формадагы. Мин гомерем буе шушы яньчек борыным өчен хафаландым. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә