ЯНЫ’П-ПЕШЕП рәв. 1) Эсселәнеп, тирләп. Кояшта янып-пешеп, йөзем лапасы астындагы күләгәдә бераз җиләслек алырбыз дип ихатага аяк басу белән, туганнарыбызның кайнар кочагына килеп кергәндәй булдык. А.Хәлим. Печән өсте дисеңме, әллә урак өстеме, янып-пешеп, сусап, шул кизләү суы аккан улакларга ятып эчкәндә дә ул су тамакка тими, сусауны баса. Ә.Салах 2) күч. Бик тырышып, бөтен көчне куеп. Төзәтәбез янып-пешеп, Ялгыш язган сүзләрне без Үзгәртәбез тиргә төшеп... Р.Миңнуллин |