ЯНЫНДА бәйл. Эш-хәрәкәтнең берәр предметның, затның, урынның кырыенда, тирә-ягында башкарылуын белдерү өчен кулланыла. Агач астына туарылып куелган арба янында, күләгәдә, чал кергән кәҗә сакаллы Гайнулла карт, җиргә тезләнгән көе, чәк-чәк килеп чалгы таптап утыра иде. Н.Фәттах. Йортлары янында авылда беренче булып агач бакчасы ясап, карлыган, кура, чия, алма, крыжовниктан җиләк-җимеш җыеп алучылар да, алардан варенье дигән татлы ризык әзерләүчеләр дә Әмин абый гаиләсе булды. Т.Нәҗмиев |