ЯНЫНА бәйл. 1) Эш-хәрәкәтнең башкарылуы берәр предметка, затка юнәлүен, шуның кырыена, тирәсенә туплануын күрсәтү өчен кулланыла. Савыт-сабаны җыештыргач, өстәл янына килеп утырып, гадәтенчә ашыкмыйча сөйләвен дәвам итте ---. С.Сабиров . Мин уяну белән сикереп тордым да тышка, таш сын янына йөгереп чыктым. Г.Рәхим 2) Берәр предметның нәрсә беләндер бергә, шуңа өстәп, кушып бирелүен белдерү өчен кулланыла. Әни исә, матурым, зур кыюлык белән: «Алайса, чәй янына мин төче коймак пешереп бирәм», – диде. А.Хәсәнов |