ЯНЫК и. 1) Берәр нәрсә янганнан сон калган калдык; көек. Бер читтәрәк тимер-томыр яныклары, шлак өеме ---. А.Тимергалин // Нәрсәнең дә булса янган урыны; көек

2) Урмандагы янган кишәрлек, янгын урыны. Анжерка тирәсендәге яныкта котырып куралык үскән, аның җиләген җыеп бетерә торган түгел иде ул елны. Ш.Маннур

3) Урманны яндырып эшкәртелгән иген кыры; ышна. Басу түрендәге яныкта ук урып ята идек. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә