ЯНЧЫК и. Акча, тәмәке, шырпы кебек нәрсәләр йөртү өчен файдаланыла торган авызы бөрмәле кечкенә капчык. Кайсы алтын савытларга салынган сигара, кайсы көмеш тартмалардан бармак юанлыгы калын папирос, кайсы атлас янчыклардан мунчала төсле чәбәләнеп беткән тәмәке чыгарып суздылар, ди, батыр егеткә. А.Алиш. Акъегет икеләнеп тормый, кесәсеннән алтын тәңкәләр белән янчык чыгара. А.Гадел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә