ЯНУ’-КӨЮ ф. 1) Эсседән тәмам кибеп, корышып бетү. Янып-көеп саргылт төскә кергән уңдырышсыз сахрада тереклек бөтенләй юк шикелле, бары үзәнрәк җирләрдә генә ара-тирә ялгызак тут агачлары очраштыргалый. М.Галәү 2) күч. Эсселәү, эсседән кипшенү. Шунда янып-көеп урак урган чакларда бу күлдә су коенып та бик рәхәтләнә идем. Г.Ибраһимов. Арып-талып, янып-көеп, көне буе йөргәннән соң, каяндыр ташлы ярдан бәреп чыккан терекөмештәй саф, боздай салкын суны учың белән алып, чөмерә-чөмерә эчү үзе ни тора! А.Гыйләҗев 3) күч. Борчылу, кайгыру. Казанга кайтып төшкәч тә Гөлшәһидә, алдан уйлап куйганча, көнозын һәм кич буе гостиницада утырды, менә Мансур килер, менә Мансур килер дип көтте, тәрәзәдән дә карады, коридорга да чыкты – юк, барлык янып-көеп көтүләре бушка булды. Г.Әпсәләмов. Мин сокланып, янып-көеп, аның бер җылы сүзе өчен үләргә әзер булып, озак кына аның күзләренә карап тордым. А.Гыйләҗев // Ярату, сөю. Бачманның сеңлесе Замирә өчен янып-көя иде бит. В.Имамов. Киресенчә, син, түбәнсенүдән дә чирканмыйча, аны фәрештәгә тиңләп, янып-көеп яшәгәнсең. З.Хәким Янып-көеп алу Бераз яну-көю. Яшьтәшләренең күбесе беренче мәхәббәт утында мәктәптә укыганда ук янып-көеп алсалар да, Дулкыния үзенең тәүге мәхәббәтен институтта, укытучысына булыр дип һич уйламаган иде. Г.Бәйрәмова Янып-көеп бетү Тәмам яну-көю. Әллә инде мәхәббәтебез шул чәчәкләр кебек янып-көеп бетәрме, рәнҗерме? А.Мансуров Янып-көеп тору Даими яну-көю. Һәммәсе өчен бертигез янып-көеп торсаң гына дәвалауның шифасы тия. М.Маликова |