ЯНУ ф. 1) Ут тәэсиренә бирелү; югары температурада кабынып китү; янучан булу. Бриллиант утта янмый. Кәгазь тиз яна

2) Ут эчендә булу, ялкынлану // Ут тәэсирендә юкка чыгу. Мичкә ташланган соңгы утыннар янып күмергә әйләнде булса кирәк, стенага төшеп торган ялкын телләре уйнаудан туктаган иде инде. Р.Мөхәммәдиев

3) Мич, учак һ.б.ш. кабызган булу, махсус ягу. Мич янып бетеп, шау күмер төшкәнче, бер-беребезгә сыенып утырдык. А.Гыйләҗев. Боҗра эчендәге зур мәйданда йөзәрләгән нәни учак яна. В.Имамов

4) Утлы коралдан атып, утка тотылып, яраксыз хәлгә килү. Авылга кергән юлда немецларның дүрт танкы янып юкка чыкты. З.Зәйнуллин

5) Яктылык тарату. Һәр урынында түгәрәк фонарьлар яна. А.Алиш. Хәзер бүлмәдә тонык өстәл лампасы гына яна иде. А.Тимергалин // Яктыртып тору, нурлар сибү, балку (кояш, йолдызлар тур.). Баш очында изгелек билгесе – алтын кояш яна! А.Гыйләҗев // Җемелдәү. Аяз төннең зәңгәр күгендә Очкынланып Яна йолдызлар. М.Җәлил. Урамда инде караңгы, күктә, чекерәешеп, йолдызлар яна. А.Гыймадиев // Яктылыгы белән аерылып тору

6) Яктылык тәэсирендә ялтырап күренү. Мәһабәт төз наратларның очлары ачык яшеллек белән яналар. Ә.Еники. Өстәл өстендә сукыр җиз лампа һәм бер почмакта тау итеп өелгән кыйммәтле ташлар ялт-йолт итеп яналар. А.Гадел // Кояш нуры яки башка яктылык ялкын төсендә күренү. Шәфәкъ, Мирвәлинең күз алдында янып, сүнеп бетте. А.Гыйләҗев

7) Кабыну, эшли башлау (приборлар, электротехника тур.). Менә сигезенче тапкыр чык итте, соңгы сан күренде, һәм... компьютер янә чыелдырга тотынды, мониторда «Код взламывает чужой» дигән сүз янып чыкты. З.Мурсиев

8) Кабызып куллану мөмкинлеге булу, эшләү (электр, газ һ.б. тур.). --- тулай торакта кешеләр өчен ут, газ яна, салкын һәм кайнар су килә. А.Хәлим

9) Электр приборлары, электрлы җиһазлар эштән чыгу, ватылу. Нәтиҗәдә станцияләрдә трансформатор чорнаулары, хәтта аларның калын бакыр шиннары да эри, кыйммәтле җиһазлар яна һәм сафтан чыга, ә шәһәр энергиясез кала. А.Тимергалин

10) Авыру яки берәр әгъза ялкынсыну сәбәпле, организмда температура югары булу. --- мәктәпкә китаплар, күргәзмә әсбаплар алып кайтканда авырый башлый. Мөгаллимнең тәне яна, күз аллары караңгылана, хәле китә. В.Нуриев // Авырттырып кызышу. Йөрәк яна, әле авыртып кысыла, әле күзләргә яшь килә. А.Нәҗми // Бик нык авырту. Кыйналудан аның тәне яна. Н.Абделкәримова

11) Эсселәнү, эсседән кайнарлану. Нинди салкын булсын, эсседән бөтен тәнем яна. А.Гадел

12) Кызышып китү, кызару. Фаягөл уйларының чынбарлыкка әверелүен үз күзләре белән күргәндәй булды, битләре кызышып янарга тотынды. А.Әхмәтгалиева

13) Эшләп яки артык озын юлны кызу үтеп сулыш юллары зарарлану (ат тур.). Эссе кояш астында бертуктаусыз сабан тарткан ат берзаманны янып егыламы? В.Имамов

14) Тән пешкәндәге кебек тоелу. Аяк киемнәре кыса, аркасы кычыта, тамагы яна. А.Гыйләҗев

15) Кызыштыру, өтү; әчетеп авырту. Борычтан авыз эче янды

16) Чи, дымлы булу сәбәпле, бурсып, кызып черү (печән, салам һ.б.ш. тур.). Ындырда тары яна... А.Гыйләҗев. Элеваторда ашлык яна икән!.. Р.Фәизов

17) Кояшта пешеп кызару яки каралу. Белмәгән кешегә дә әнә көньяк кояшында кызынганы әллә кайдан күренеп тора: бөтен тәне, карасу коңгырт бронза буяу белән буяган шикелле, тип-тигез булып янган. В.Нуруллин. Исмайның, кояшта янып, кыр тузанына каткан каратут йөзе таштан коелган кебек. Г.Гыйльманов

18) Ут кебек ачык кызыл төсле булу, җетелеге белән күзгә ташланып тору . Зур кара лаклы тарантаска Газзәбану чәчәкләре янып торган түшәген салды. Г.Галиева

19) күч. Көчле хис тәэсирендә ялтырап тору, очкынлану (күзләр тур.). Дөнья төзелешен аңлаткан вакытта, Фатиханың күзләре яна, йөзе очкынлана, куллары, тәне хәрәкәткә килә. А.Нәҗми

20) күч. Берәр уй-теләк белән ашкынып, дәртләнеп йөрү; нинди дә булса хис биләп алу. Безнең дә сез янган теләкләр белән янасыбыз, коллектив алдында эш күрсәтәсебез килә. А.Алиш. Я мәхәббәт, я нәфрәттә яныйк, Кирәк түгел гади урталык! С.Сөләйманова. Эш кирәк аңа, чын эш!.. Җан азыгы булырдай эш табылса, ул яна, шаша, көя!.. А.Гыйләҗев

21) Ярату, сөю. Безнең кызларда андый гадәт юк, кыз беренче булып мәхәббәтен белдерә алмый, ул бары тик яшерен янып, яшерен көя генә ала... Г.Әпсәләмов. Күзе төште шушы авылның Иң чибәр һәм сылу кызына. Гашыйк булды, янды, көйде, сөйде. А.Нәҗми

22) Эчтән генә борчылу, үкенү, көнләшү һ.б.ш. көчле хисләр кичерү. – Ни сөйлисең, әнкәй?! – дип ачыргаланып, янып эндәште ул. В.Имамов

23) күч. Берәр килешмәгән, законсыз һ.б.ш. эштә тотылу, фаш булу. Миңнулланы алып китеп баручылар: «Булмады, янабыз, ахрысы!» – дип, башта бик каты сүгенешеп алдылар ---. В.Нуруллин

24) күч. Эш үтәлмәү, барып чыкмау. План шытырдап яна. А.Гыйләҗев

25) күч. Әрәм булу, бушка яки файдасызга китү (акча, байлык һ.б.ш. тур.). Шактый акчаң янган икән! А.Гыйләҗев. Шуңарга ирешә алмый икән, Америкада миллиардлары яначак. А.Толстой

◊ Янып тору Көч, яшьлек дәрте, тазалык сизелеп, аңкып тору. Кайчандыр ул да Газинур кебек янып торган яшь егет иде. Г.Әпсәләмов. Әле моннан бер ел элек кенә янып торган егет ием мин. В.Нуруллин. Янып пешү 1) Эсселәү, тирләп бетү. Суыта сиңа, мин янып пештем... А.Гыйләҗев; 2) Кызарып я каралып өлгерү, җитешү. Үзе ул шундый чибәр, шундый сөйкемле: бит урталары янып пешкән алмадай, күз-кашларына шомырт карасы иңгән, куллары шундый йомшак, нәфис ---. Э.Касыймов

Яна бару Торган саен көчлерәк, яктырак яну; һаман яну. Уятып, уйландырып сез Кәрванны, туганнарым, Яктырак яна барасыз, Юл авыр булган саен!.. Х.Туфан. Тыштан яна бара, эчтән ит үсә бара. Х.Камалов

Яна башлау Янырга тотыну. Баеп барган кояшның актык нурлары белән, болытлар алсу кызыл ут эчендә яна башлыйлар. Г.Ибраһимов. Бөтен тәне ут кебек яна башлады. А.Вергазов

Яна бирү Бернигә карамый яну. Тик күктәге йолдызлар гына, бер-берләренә карашып, тын гына яна бирәләр. А.Нәҗми. Еллар үтте, Урал ага бирде, Йөрәк яна бирде, Сәбилә. В.Ильясов

Яна тору Туктаусыз яну. Колга яна тора, киленебез аны эчкәрәк шудыра тора... А.Гыйләҗев

Янып алу Бераз, кыска гына вакыт яну. Кызның күзләре урынында берничә минут элек янып алган ике күмер кисәге кабат пәйда булды. Г.Гыйльманов. Энергияне күп ашамасын өчен, мин аны ун минут эчендә бер минут кына янып ала торган итеп көйләдем. А.Гыймадиев

Янып бару Яна башлау. Һаҗәр тагы ялкынлана, тагы күзе томанлана, яңаклары кызарып утлана, иреннәре янып бара иде, инде хәлсезләнеп егылам дигәндә, кисәктән сикереп торды да ишеккә йөгерде. Г.Ибраһимов. Уң аягының ике бармак арасына кыстырылган газета кисәге инде янып бара иде. З.Хөснияр

Янып бетү Тулысынча яну. Мичтә утыннар да янып беткән. М.Гафури. Ә беренче, матуррак басмасының янып бетмәгән тышлыгын мин учак көле арасында күрдем... А.Тимергалин

Янып йөрү Әле, хәзер яну; озак вакыт яну. Сине эзләп янып йөрим, Әйталмый теләгемне. А.Гадел. Иген әрәм-шәрәм итүгә кайчан чик куярбыз икән дип янып йөрдек. А.Гыйләҗев

Янып китү Кинәт яисә тагын да кызурак яна башлау. Бибинурның болай да алсу йөзе тагын да янып китте. А.Гыйләҗев. Без печән бушаткан арада, самавыр да кайнап чыкты, мунча миче дә дөрләп янып китте. А.Хәсәнов

Янып тору Әледән-әле яну; әле, хәзер яну. Анда да шулай ук электр янып тора, һәм анда да кешеләр бик күп. А.Алиш. Алар да мәк чәчәкләре кебек янып торалар. И.Нәбиуллина

Янып утыру сөйл. к. янып тору. Иң элек тәрәзә төбендә янып утырган кып-кызыл яраннарга игътибар итте ул. Г.Әдһәмова

Янып чыгу Ахырда янган хәлгә килү. Аның коңгырт чәчләре борчак-борчак тир типкән маңгаена сибелгән, яңагы кызарып янып чыккан иде. А.Вергазов. Суыткыч янып чыкты, телевизор карамаганга да бишбылтыр инде. Әгерҗе хәбәрләре

Янып яту сөйл. к. янып тору. – Ничек әйтергә дә белмим, Һаҗәр, – диде Мирзаһит һәм Фадеевның Әминәгә язган хаты, Мусаның Берлин төрмәсе ишегалдында янып ята торган кәгазьләр өеме арасында табылган кечкенә запискасы турында сөйләде. Г.Әпсәләмов. Төтенсез янып ятабыз Төтәсләнгән дөньяда. Г.Морат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә