ЯНТЫК и. 1. 1) Кеше яки хайван гәүдәсенең уң яки сул өлеше, ян ( 1 мәгъ.) ягы. – Телеңне йоттыңмы әллә? – дип, Мәхмүт минем янтыкка төртте. В.Нуруллин. Солдатларның иңнәрендә камыт кебек бөтереп төрелгән шинель-скатка һәм авыр карабин, янтыкта кыска саплы җыйнак сапёр көрәге – шанцевый инструмент һәм противогаз савыты. Р.Кәрами. Ләкин Габделәхәт, чиләген чишеп алып, атның аркасына, арт савырларына да су коя, куллары белән ышкыштыра, һәм менә атның сырты да, янтыклары да бердән ялтырап китә. Т.Нурмөхәммәтов 2) Берәр нәрсәнең уң яки сул яны. Өстенә озын чабулы күн бишмәт, башына соргылт эшләпә кигән Шәмсүн, янтыктагы ачык тәрәзәдән чәчрәгән тынчу судан сакланмакчы булып, күзләрен чытырдатып йомып, башын аска яшермәкче. А.Вергазов 2. с. мәгъ. 1) Яндагы, ян-яктагы. Әйткәнемчә, алар ишегалды түрендәге озын гына йортның бер янтык мөешендә, димме, торалар иде. Ә.Еники 2) Бер якка авышкан, кыегайган, янтайган. Таҗетдинов герое соры күлмәккә төренгән ябык, янтык гәүдәле, бөкрәйгән ямьсез бер кеше булып күз алдына баса. И.Илялова 3) Читтә, янда урнашкан. Болакның бирге ягында, Иске бистәдәге янтык йортларның кыйшык морҗаларыннан һавага туп-туры төтен баганалары күтәрелә. Ә.Камал 3. рәв. мәгъ. Янтаеп; яны белән. [Бу юлы да] ул, бернәрсә исенә төшеп, ана үрдәк шикелле янтык атлый-атлый, ишектән чыгып китте. Г.Гобәй |