ЯНТАЮ ф. Бер янга авышу, кыегаю, кыйшаю. [Илсөяр] Аяклары җитмәгәч, каушап, әле уңга, әле сулга янтайды. Г.Гобәй. Йөрешеннән таныдым: үрдәк кебек, әле бер, әле икенче якка янтаеп атлый. З.Мәхмүди Янтаеп алу Сизелер-сизелмәс, бераз янтаю. Аның авыр снарядлары якында гына гөрселдәп шартлаган саен, причал буендагы кораблар, кинәт сискәнеп киткәндәй, бөтен корпуслары белән янтаеп ала иде. С.Сабиров Янтаеп бару к. янтая бару. Әмма ул елдан-ел таушалып, әкренләп бер якка янтаеп бара. Р.Вәлиев Янтаеп бетү Бик янтаю. ...Иске койма эчендәге җиргә чүгеп, янтаеп беткән йортны аларга байтак эзләп йөрергә туры килде. Р.Вәлиев Янтаеп китү Кинәт янтаю . --- Якуп тез белән аның эченә утыртты, яңадан күтәреп алды һәм, урында янтаеп китеп, иңе аша очырды. А.Хәлим. Сания күзләрен ачып та җибәрде, көн яктылыгыннан башы әйләнеп, янтаеп та китте. Г.Гыйльманов Янтаеп кую Кинәт бер тапкыр янтаеп алу. Өстә калганнар каушаудан кузгалмакчы иде, көймә тагын да янтаеп куйды. Ф.Баттал Янтаеп тору Әле, хәзер янтайган хәлдә булу. Куакчыкны арба тәгәрмәче изеп узган, әмма ул әле һаман исән, калкырга маташа, янтаеп торса да, тураерга тырыша. Безнең мирас Янтая бару Акрынлап һаман янтаю. Бер якка тәмам кыйшая, читкә янтая барган малайны әнисе шундук күреп алды. А.Хәлим Янтая башлау Янтаерга тотыну. Кояш офыкка таба янтая башлагач, Козьма янына Михна килеп җитте. В.Имамов. Ерак юлдан хәлсезләнгән гәүдәсен чак-чак өстерәп баручы Нәфисәнең кинәт башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды, ул бер якка янтая башлады. Г.Гыйльманов Янтая бирү к. янтая төшү. Чыннан да, сул якка янтая биргән гәүдәле кеше Зиннурның әтисе Лотфулла карт иде. З.Зәйнуллин Янтая тору Торган саен янтаю. Тиздән газ торбалары да шартлар, ахры, чөнки йорт янтая торгач, алары да бормаланып беткән. Безнең гәҗит Янтая төшү Бераз янтаю; тагын да ныграк янтаю. Һашимов, бер якка янтая төшеп, иренгәндәй салмак хәрәкәт белән телефон номеры җыйды. А.Вергазов |