ЯНТАЙТУ ф. Нәрсәне дә булса бер якка авыштыру, кыйшайту. [Подаука] Тулгач – үзенең генә көче җитми – бергәләшеп үлчәүгә асылынабыз, шау-гөр килеп, аны янтайтабыз, һәм арбага вак кына җылы бодай ага башлый. А.Гыйләҗев. Жуков Антоновка тиз генә карап алды да утырган креслосында гәүдәсен азрак уңга таба янтайтып җайлады, утырырга тәкъдим итмәде. З.Зәйнуллин Янтайта бару Торган саен янтайту. Әкрен-әкрен атын бора, ат борылган саен, арбаның алгы тәгәрмәче аскарак кереп, арбаны бер якка янтайта бара. Ф.Яруллин Янтайта бирү к. янтайта төшү. Шул ук мизгелдә көчек, арт ягын янтайта биреп, койрыгын күз иярә алмаслык рәвештә тегеләй-болай болгаштырып, туп кебек дүрт аягында берьюлы сикергәләп, бабайга якынлаша башлады. З.Зәйнуллин Янтайта төшү Бераз янтайту. Һәм ул, багор сабын чак кына янтайта төшеп, ыргаклы ягы белән шул тирәне капшый башлады. М.Хәсәнов Янтайтып тору Даими янтайту; әле, хәзер янтайту. Каплаган да куйган мин инде: кара кашлар, күзләр, керфекләр, иреннәр, хәтта башын сулгарак янтайтып торулары да минеке ---. Илһам канатында |