ЯННАН рәв. 1) Ян-яктан, кырыйдан; читтән, бер кырыйдан. Егетнең тавышында шундый тирән ышаныч, ныклык бар иде, кыз кинәт тынычланды һәм алдан да, яннан да коеп яуган яңгырга сокланып бара башлады. А.Гыйләҗев. Өчесе тиң үзләрен эре бәрәңге ашаган шикелле бик кәттә тоталар, яннан басып күзәткән Нәҗметдин хәтта онытылып, гаҗәпләнеп торды. В.Имамов 2) Янәшәдән, бик якыннан. Мин куркырга гына дип торганда, тагын яктырды, һәм бер поезд безнең яннан үтеп тә китте. А.Алиш. Безнең яннан, дөбердәп, иләмсез дәү үзбушаткыч узып китте. А.Гыйләҗев |