ЯНИЧӘРИ и. госм. тар. 1) Госманлы империясе кораллы көчләренең XIV гасырның икенче яртысында оештырылган һәм солтан Мәхмүд II заманында 1826 елда бетерелгән җәяүле гаскәр төре. Яничәригә түләнә торган акча 2) Шул гаскәр төрендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәр, гаскәри. Төрекчә ortа – «яничәриләр полкы» сүзеннән русча рота сүзе килеп чыккан, дигән фикер бар. Р.Әхмәтьянов |