ЯНДЫРУ ф. 1) Ут алдыру, ут тергезү. – Тәмәке тартасызмы, рәхим итегез! – диде дә көмеш портсигарны, шырпыны тоткынга таба этәрде; үзе шуннан папирос яндырып капты ---. Г.Ибраһимов. Шәмне яндырып, көрәк белән бер чокыр казыды һәм, кырыкмаса кырык чүпрәккә төреп, акчаларны шунда салып куйды ---. Ә.Сафиуллин

2) Яктырткыч прибор һ.б.ш.ны эшләтеп җибәрү. Биктимер фонарь яндыра. А.Алиш. Ул, үзе дә сизмәстән, ял бүлмәсенә кереп утны яндырды һәм көзгегә карады. Ф.Садриев

3) Ут төртеп, нәрсәне дә булса юкка чыгару. Кемдер, иске чабата яндырып шуның көлен ашасаң, гармунга тиз өйрәнәсең, дип Гатаны ышандырды – Гата анысын да эшләде. М.Мәһдиев. Алар безнең кешеләрне үтергәннәр, безнең йортларны яндырганнар. Н.Фәттах

4) Өтү. Тиреләрне ваграк кисәкләргә турап, сындырып, йоннарын утта яндырып, тиресен пешерә башладык. Р.Мингалим

5) Ут ачып, утлы коралдан атып ялкынга күмү; юкка чыгару. Юлның ике ягында да гитлерчыларның чигенгәндә ташлап калдырган яки качып барганда безнең артиллерия һәм авиация тарафыннан яндырылган, җимертелгән автомашиналары, туплары, арбалары, танклары ауный. Г.Әпсәләмов. Мин күпергә җиткәндә, немец самолётлары киткән, берсен безнең зенитчылар яндырган – теге як ярдан кап-кара төтен күтәрелә иде. Х.Камалов

6) Көйдерү, өлешчә күмергә әйләндерү. Ул, килеп чыгу белән, чабагачка сапка дип күтәреп кайткан берничә туры, туналган юкә агачларын карт наратка сөяп куйды да чиләктә быкырдап пешеп яткан боткага карады һәм Рөстәмгә, агайларча: «Бак, боткаңны яндырма, берсәк болгап ал!» – диде. Һ.Такташ

7) Кыздыру, пешерү (кояш нурлары тур.). Тубал төсле зур кояш түбәдә эленеп тора, рәхимсез яндыра. Т.Галиуллин. Кояш яндыра, су, ризык бетә, җәяү китсәләр, барып җитә алмаслар. Р.Батулла

8) Кайбер нәрсәләрне җитештергәндә, нык булсын өчен, махсус рәвештә ут ярдәмендә эшкәртү. Әллә әрмәннәрнең башы түгәрәк иде, әллә Айратныкы – кирпечләрне яндырырга мич сыман нәрсә әмәлләп куйдылар. Ф.Яруллин. Ул шәһәрләрдә кәрвансарайлар, базарлар, чуен кою, көмеш, бакыр эшкәртү, чынаяк плиткалар яндырып эшләү остаханәләре, кирпеч сугу, сал агызу, йортлар-сарайлар, төрбәләр салу-эшләү Алтын Урданың һәрбер почмагында чәчәк аткан. М.Әхмәтҗанов

9) Атны озак һәм кызу йөртеп сулыш органнарына зыян салу. Кайчандыр ярышларда беренчелекне бирмәгән аргамагы Кашка инде картайган, ләкин Җәгүр, Мәскәү кызы утырган поездга җитешер өчен, шул карт алашаны кыйный, яндырганчы чаптыра. Р.Батулла

10) Өшетеп яисә кызыштырып авырттыру. Әле генә эчкәнен үзе дә сизми калган аракы дигән шайтан кызның эчен яндыра, миен томалый. Н.Әхмәдиев. Әй яндырды, әй өтәләде ул чакта кызыл борыч Газинурның тел очын. А.Хәсәнов

11) Күзне, тирене зарарлау. Кояшка күзләрне нәрсә беләндер каплап, яки нәрсәдер киеп карамасаң, ул күзне яндыра. Уйлар дөньясында

12) Дәвалау өчен биологик тукымаларны лазер белән көйдерү. Аның тамагын нурлар белән яндырачаклар икән. Р.Батулла

13) Транспорт чараларын, механизмнарны эшләткәндә нинди дә булса ягулык тоту; ягу (гадәттә, кирәгеннән артык ягу, исраф итү тур.). Соң, тракторларга электр кирәкми, алар солярка яндыра. З.Мурсиев

14) күч. Зәһәр, ашый торган матдә кулланып зарарлау; бозу, ашату, кистерү; юкка чыгару. Марганцовка белән яндыргандыр ул аларны. Р.Батулла. Калорияләрне яндыру

15) күч. Махсус туклану һәм күнегүләр ярдәмендә организмга кирәксез, артык дип табылган матдәләрне бетерү; юкка чыгару. Иң беренче, артык май катламнарын «яндырып», фигураны матурлый торган препаратларны бик нәтиҗәле дип мактап тәкъдим иттеләр. Җ.Харисов

16) күч. Матди байлыкны әрәм итү, юкка чыгару, кыйммәтен төшерү. Аз гына хезмәт хакыбыздан салып барган акчабызны да яндырдылар, үз кесәләренә тыгып куйдылар. Ф.Шакирова

17) күч. Кемдә дә булса мәхәббәт хисе уяту; дәртләндерү. Янган йөрәкне яндырма, Иркенбай. Г.Сабитов. Чыгар идем сиңа, артык кайнар бит син, Егеткәем. Яндырырсың, көйдерерсең, пешерерсең, Утка-суга төшерерсең, Ялкыннарың эчерерсең. Ф.Яруллин

18) күч. Берәр төрле көчле хис, уй уяту, борчу, рухи газаплау. Ничек газапладың син мине, Әнвәр, нинди утларда яндырдың! М.Маликова. Эчтә, күкрәкне яндырып, нәфрәт уты дөрли иде. Н.Гыйматдинова

Яндыра бару Булган берсен яндыру. Бу арада бит очрашканнары да юк, хатларны яндыра барам, ди... Г.Ибраһимов. Егерме ике яшемә кадәр язган шигырьләремне яндыра бардым. Һ.Такташ

Яндыра башлау Яндырырга тотыну. Борыч авызын яндыра башлады Илшатның, күзләрен сөртә-сөртә, икмәк чәйнәргә тырышты ---. К.Кара

Яндыра тору Һаман, булган берсен яндыру. Кешенең болай да кыска гомерен елларның усал уты, җилле, карлы, сазлы юллары туктаусыз суырып, шәм кебек яндыра тора. Т.Галиуллин

Яндыра төшү Бераз яндыру. Кухня ягына кереп, әнисе пешереп маташкан коймакны яндыра төшеп, Зөлфия май исе чыгарды, ана моны да сизмәде, күңел күзе белән ул Кәримә кызы белән сөйләшә иде. М.Хәбибуллин

Яндырып алу Бераз яндыру; кинәт яндыру. Шулай да коры-сары яндырып алу мәслихәт булыр. С.Шәрипов. Кызның күзләре егетне яндырып алдылар. А.Нәҗми

Яндырып ату сөйл. Бик тиз арада яндыру. Бу катализатор айлар, еллар буена установкалардан һавага очып, чәйнекләргә утыра килгән, ниһаять, үткәргечкә әверелеп, линияләрне яндырып аткан иде. Р.Хисмәтуллин

Яндырып бару Булган берсен яндыру. Минем хатларымны кешегә укытма. Яндырып бар. Р.Зарипов

Яндырып бетерү Барысын да, тулысынча яндыру. Карамалы урамнарында чаба-чаба, атымны яндырып бетердем ---. Г.Ибраһимов. Җылытып кына да калмый, яна-яна, бөртегенә хәтле яндырып та бетерә! Б.Рәхимова

Яндырып җибәрү Тиз генә, кинәт яндыру. Ләкин бу арада немецлар төрле яктан кибәнне яндырып җибәргәннәр иде инде. А.Расих. Берничә егет, куаклар арасыннан барып, иң эре һәм иң бай биш-алты өйне берьюлы яндырып җибәрделәр. И.Хуҗин

Яндырып килү Күптәннән әлегәчә яндырып тору. Хәзер сиңа сөйләячәк гыйбрәтле вакыйгаларның берсе дә уйлап чыгарылмады, алар инде менә кырык елга якын минем йөрәгемне яндырып килә. Д.Бүләков

Яндырып кую Көтмәгәндә яндыру. Ишекләрне бикләп, яндырып куюлары да бар, Аллам сакласын. В.Имамов

Яндырып ташлау сөйл. Тиз арада яндыру; кызулык, ялгышлык белән яндыру. Бер каланы яндырып ташлап, аның урынына икенче кирмән төзи башлаган бу кенәзгә безнекеләр Тиле Юрга дигән кушамат такты инде. В.Имамов

Яндырып тору Даими яки әледән-әле яндыру; әле, хәзер яндыру. Беренче сөю чаткылары шулхәтле көчле булды ки, чәчкә чал кергән чорда да яндырып тора. Ә.Галиева. Алар балта тотучы, балта чабучылар яныннан йомычкаларны җыеп, утта яндырып торалар. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә