ЯНБАШ и. анат. Гәүдәнең билдән алып ботка кадәр булган өлеше. Майпәрвәз ханым киявенең тәлинкәсенә итнең иң шәп җиреннән зур түтәрәм янбаш сөяген сала. Ә.Еники. Гасәбә хатын култыгыннан алмакчы иде дә, аны янбашы белән этеп кенә җибәрде. М.Әмирханов