ЯНӘШӘСЕНДӘ бәйл. 1) Эш-хәрәкәтнең берәр предметның, затның, урынның кырыенда, тирә-ягында башкарылуын белдерү өчен кулланыла. Шул чакта дзот янәшәсендә бер-бер артлы ике снаряд ярылды. Г.Әпсәләмов. Әнисе янәшәсендә бер сабый бара. В.Нуриев 2) Берәр нәрсә белән бергә булуын белдерә. Ут янәшәсендә су йөри... А.Гыйләҗев. Өстәмә антропонимик берәмлек буларак, фамилия, ата яки баба исеме, сословие титулы буларак, исем янәшәсендә кулланыла. Г.Шәйхиева |