ЯНӘШӘСЕНӘ бәйл. Эш-хәрәкәтнең билгеле предметның, затның кырыена, тирәсенә тупланып башкарылуын, шунда юнәлгәнлеген күрсәтү өчен кулланыла. Нурулла баскыч бусагасына утырган әтисе янәшәсенә чүгәләде. А.Фәләх. Ул арада кулга-кул тотынышкан Ләйсән белән Барый да аның янәшәсенә килеп бастылар. А.Гыймадиев |