ЯНӘШӘЛЕК и. 1) Янәшә булу, якын тору хәле. Бер яктан, Рабиганың күзләре, аның янәшәлеге егеткә чиксез бәхет, рәхәт биргән кебек тоела. Г.Рәхим. Шатлык белән кайгы, мәхәббәт белән нәфрәт, яшәү белән үлем янәшәлегенә ишарә итүче билгеләрме әллә алар?.. С.Зыялы

2) Охшашлык . Ләкин биографик янәшәлекләр моның белән генә бетми. М.Мәһдиев

3) махс. Параллель; параллелизм. Отышлы чагыштырулар, кызыклы янәшәлекләр аркылы ассоциатив фикерләр уздыру, чын халыкчан телдән, диалектизмнардан, халык җырларыннан оста файдалану һ.б., оригиналь һәм зур проблемалар күтәреп, замандашларының игътибарын шуларга юнәлтергә ярдәм итә. А.Әхмәдуллин. Әдип чагыштыру һәм янәшәлек алымнарыннан оста файдалана. Китапларда – тарих сурәте

4) лингв. Синтаксик бәйләнешнең сүз тезмәләре һәм җөмлә эчендәге сүзләрнең кушымчасыз, янәшә тору юлы белән генә үзара бәйләнүеннән гыйбарәт төре. Сыйфат фигыль белән сыйфатланмыш арасындагы бәйләнеш төрен дә янәшәлек дип билгеләү дөресрәк булыр иде. Ф.Хисамова. Бу, шушы, теге, шул, ул, андый, мондый алмашлыклары сыйфатлар белән мөнәсәбәттәш, исемгә янәшәлек ярдәмендә бәйләнәләр. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә