ЯНӘШӘ рәв. 1. 1) Берәр кеше яки берәр нәрсә белән беррәттән, бергә, янында. Разия, сумкасын тоткан кулын селки-селки, Сабир белән янәшә атлый. А.Алиш. Кызлар, шау-гөр килеп, Акъегетне мактыйлар, Алтынчәч белән янәшә бастыралар. А.Гадел

2) Бер-беренә якын итеп, күрше итеп. Ике йортны янәшә салу

3) Бергә; бер-берсеннән аерылмыйча. Татарда тоз һәм ипи сүзләре янәшә йөри ---. А.Тимергалин. Бер-берсеннән аерылып торсыннар өчен, «булган» белән «булмаган» янәшә яратылган. А.Хәлим

4) Бик якын урында. Янәшә генә көмештәй саф сулы чишмә агып ята. А.Хәсәнов

2. с. мәгъ. 1) Нәрсәнең дә булса янында торган, тирәсендә урнашкан. Янәшә корпустагы Ганҗә исемле кызга да Казанцева фамилиясе тагалар. А.Тимергалин

2) Якын, күрше, чиктәш булган. Кайчандыр Нәҗип белән Мудрый якын гына иптәшләр иде, бер торакта, янәшә бүлмәләрдә яшәделәр. А.Гыйләҗев. Янәшә басуда хатыннар актарылган чөгендерләрнең яфрагын, кисеп, өемнәргә өяләр иде. М.Маликова

3. и. мәгъ. Аралашкан кешеләр, даирә, әйләнә-тирә дөнья. Ап-ак мамык оча һаваларда, ап-ак минем бөтен янәшәм. Акъегет

Янәшә кую Бер дәрәҗәдә, тиң итеп санау. Гадәттә, Тукайның үз сүзләренә ияреп, аны рус шагыйрьләре Пушкин һәм Лермонтов белән янәшә куюга тап буласың. А.Тимергалин. Ул гынамы әле, Рамилләр буыны белән янәшә дә куеп булмый бүгенге яшьләрне. А.Хәйретдинова. Янәшә тору Кем яки нәрсә белән бер дәрәҗәдә булу, берсе икенчесенә тиң, лаек булу. Янәшә торып, тигез булып сөйләшү, хезмәттәшлек итүгә ни җитә! Р.Мөхәммәдиев. Ә бу каһарманның исеме Бөек Ватан сугышының иң күренекле геройлары белән янәшә торырга лаек бит! Н.Максимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә