Я’НӘСЕ мод. сүз. 1) Кемнеңдер сүзләренә, гамәлләренә сөйләүченең ышанмавын, шик-шөбһә белән каравын, кемнең дә булса фикере белән килешмәвен яки юмор, ирония, сарказм тонын белдерә. Минем бабам сөйләгән иде, янәсе, урманда йөз елга бер мәртәбә абага чәчәк ата. А.Гадел. Янәсе, ул гына оста, белдекле! А.Гыйләҗев 2) Кемнең дә булса ым, елмаю, каш сикертү һ.б.ш. хәрәкәтләренең мәгънәсен аңлатканда кулланыла. Генри үзенең бүлмәдәшенә күз төшереп алды: күрдеңме, янәсе. А.Тимергалин. Илсөя, тозлы гөмбәне чәнечкесенә эләктерә алмый җәфаланган Ринатның аягына каты гына итеп басып алды, янәсе, чамаңны бел. А.Әхмәтгалиева 3) Алда әйтелгәннәрне ачыклап әйткәндә кулланыла. Мунча ягасыз түгелме, янәсе, чәп-чәптән мине дә калдыра күрмәгез. А.Хәсәнов |