Я’НӘ рәв. 1. 1) Тагын, тагын да; тагын бер; бу юлы да. Әмма аның кисәтүен янә исәпкә алмадылар. А.Хәсәнов. Бу сәер чагыштырудан күңелем янә тантана итә. А.Әхмәтгалиева

2) Кабаттан, янәдән, яңадан. Минем тормыш – котырынган Диңгез, Маяк сүнгән, кыйблам югалган. Бик еш кына батам, янә калкам, Янә чоңгылларда югалам. Аманулла. Янәшәдә әти булганда, дөнья янә матур, янә түгәрәк иде. А.Әхмәтгалиева

2. терк. мәгъ. иск. Һәм, вә, шулай ук. Син, мин янә ул бу эшкә алынырга тиеш

Янә килеп Моннан тыш; шуңа өстәп. Янә килеп, Азат Сәйдәшевне, Көнбатыш Германиядән буш кул белән кайтмагандыр, өлешкә керсәк тә гөнаһ булмас, дип уйлаучылар табылырга бик мөмкин. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә