ЯНА’У II ф. Пычак, чалгы кебек коралларны янавыч белән үткенләү. Болын өстен яңгыратып, әле уңда, әле сулда, көйләп-көйләп чалгы яныйлар. Г.Бәширов

Янап алу Тиз генә янау. Миңнулла, маңгаена агып төшкән эре һәм тозлы тир тамчыларын учы белән сыпырып, чалгысын янап ала да каерылып-каерылып чабуын тагын дәвам итә ---. В.Нуруллин

Янап бетерү Янау эшен төгәлләү; бөтенесен янау. [Чалгыны] Янап бетергәч, йөзенә бармагымны тидереп карадым: Гали батыр пәкесе дә болай ук үткен булмагандыр. Ф.Шәфигуллин

Янап җибәрү Бераз янау. Карт үзе белән яшьтәш булып, уртасы бер илле генә калган чалгысын түндәк башына сабы белән кадады, чаң-чоң китереп, бер-ике янап җибәрде ---. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә