ЯНА’У I ф. 1) Кемгә дә булса куркыту ымы ясау. Үзе көлә, үзе миңа бармак яный. А.Алиш. Бармак белән яныйм: «Улым, дүрт аяклы дусларны кыйнарга ярамый!» З.Мәхмүди 2) Берәр начарлык эшләү, үч алу турында алдан әйтеп, куркытып, кисәтеп кую. Часть командиры гаепле солдатларга, өеңә хат язам, әтиеңне чакыртып алам, дип еш яный. С.Шәрипов. Яшь кияү белән яшь кәләшнең, бәләкәй генә төенчек тотып (Шәмсегаянның күлмәк-күнчеге иде төенчектә!), бай капкасыннан текә генә чыгып китүләрен әнкәсе үкереп, әткәсе тешен кысып, янап, каргап, тәрәзәдән карап калдылар. А.Гыйләҗев 3) Кем яки нәрсә өчендер куркыныч булу, ямьсез, куркыныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы булу. Аңа, гөнаһ шомлыгына каршы, ниндидер куркыныч яный кебек. Н.Хәсәнов. Канунны бозган чит ил ватандашларына акчалата штраф, Русиядән куылу яки, 15 тәүлеккә төрмәгә ябылып, соңыннан илдән куылу яный. Безнең гәҗит Янап алу Тиз генә янау. Разведчикларның кайсыдыр аңа хәтта йодрыгы белән янап та алды. Г.Әпсәләмов. Белгән булсак, уенга да катнаштырмаган булыр идек, дип, башкалары аңа тәпи янап та алалар. А.Хәсәнов Янап кую Бер тапкыр янау. – Кара аны, күн заводы комсомолының авторитетын төшерәсе булма, – диде, шаярып кына бармак янап куйды. А.Алиш. – Биргән булса, XX гасырда мин синең түрәләреңне тотып пешекләрмен әле, – дип, гасырлар аша янап та куйды Туйбикә абыстай. А.Тимергалин Янап ташлау Көтмәгәндә, кызулык белән янау. Инженер Чермак, гайрәте чигеп, ату белән янап ташлады. А.Толстой Янап тору Гел яки әледән-әле янау; әле, хәзер янау. Әйе, бер-беренә пычак, утлы корал белән янап торганда, дәүләтләр арасында татуланышып китү җиңел хәл түгел. А.Хәсәнов. Замначальник тәрәзәдән карап тора, Ялкаулар, дип әрләп тора, янап тора. Г.Афзал Янап яту сөйл. к. янап тору. Всеволодның үзенә дә Сәлим хан язмышы янап ятмый микән? В.Имамов Яный башлау Янарга тотыну. Күзләреннән утлар чәчеп, яный ук башлады: – Әй, син! Авызыңны чамалабрак ач, яме. М.Хәсәнов. Эшеннән куу белән яный башлады. А.Хәлим Яный килү Әлегәчә янау. Аның бу кыланышларына хатыны бик үртәлә, бер өйрәтәм әле мин сине дип, һаман саен яный килә. Ф.Яруллин Яный тору Һаман, даими янау; кат-кат янау. – Матри у меня! – дип бармак та яный торды. А.Хәсәнов |