ЯНАВЫЧ и. Чалгы, пычак кебек эш коралларын үткенләү, янау өчен озынча кайрак; беләү. Сыер, авыр гәүдәсен авыш-тәвеш китереп, тагын бер-ике адым алга таба атлады да үзенең кайнар, дымлы, чалгы янавычыдай кытыршы ирене, теле белән, Иргалинең сузылган кулына төртелде. М.Хәсәнов . Кибеттә әллә ни товар күренми – күлмәкләр, янавычлар, күсе тәбеләре һәм балта саплары гына иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә