ЯН и. 1. 1) Пространствода: уң кул һәм сул кул яклары. Мичәү аты – янга җигелгән ат. А.Тимергалин 2) Гәүдәнең җилкәдән алып янбашка кадәр уң яки сул ягы; янтык. Алданрак килеп җиткән Ланге русларны, кыйшайган наратка яны белән сөялгән һәм сары итекле аягын чалыштырып куйган килеш, мыскыллы кыяфәт белән каршы алды. Г.Әпсәләмов. Көндезге сүз саранлыгыннан аптыраган Маһибәдәр, карт бөркет кебек иңкәеп, яны белән тәрәзә төбенә таянып утырды. А.Гыйләҗев 3) Берәр нәрсәнең, өске, аскы, алгы, арткы якларыннан аермалы буларак, уң яки сул ягы. Әгәр такта яны белән тигез булып торса, поезд үтәргә ярамый, дигән сүз. А.Алиш. Шактый кызу килгән тарантас та капылт кына тукталып кала алмады: яны белән әйләнеп, ерым төбенә очты. В.Имамов. – Турыга, – дип, кулының яны белән һаваны үткен ярды ханым, алдамады. М.Хуҗин // Күзнең, иреннең почмагы, бер очы. Сәет оялу һәм уңайсызланудан комач төсенә кереп, күзләренең яны белән генә башка җайдакларны айкап чыкты. В.Имамов 2. с. мәгъ. 1) Уң яки сул кул ягындагы, уңда яки сулда урнашкан, яндагы. Каршыда гына берәүнең ян бакча коймасына терәтеп ясаган эскәмиясе дә бар иде. А.Фәләх 2) Өстәмә, икенчел, ярдәмче. Ян көчәнешләр 3) Чит, тыштан килгән. Ян тәэсир 4) лингв. Һава агымы телнең ике (яки бер генә) кырыеннан чыгып ясала торган. Ян тартыклар 5) биол. Яфрак белән сабак арасындагы почмакта урнашкан, куентыктагы. Төп сабакны озынлыкка үстергәндә, үсү матдәләре ян бәбәкләрнең үсүен тоткарлый. Биология ◊ Ян бирү 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса ян белән борылу . Ике кулын ике җиң эченә тыгып, аркасын бөкрәйтеп, җилгә ян биребрәк атлаган бу кешенең нинди уйлар, нинди йомыш белән баруын белсәләр, эсэсчылар, уйлап та тормыйча, аны беренче баганага тотып асарлар һәм, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, атналар буе шуннан төшертмәсләр иде. Г.Әпсәләмов; 2) Ачуланып, үпкәләп, кемгә дә булса ян яки арка белән тору (утыру). Янга калу Нәрсә дә булса тотылмый, файдаланылмый калу; сак тотылу. Утынны янга калдырыр өчен, аз ягып, бөтен кыш буе безнең тешләрне танцевать иттерә. Г.Камал. Малайлар, базарга кереп, янга калган юл акчасы исәбенә аз гына сыйланмакчы булдылар. А.Тимергалин. Янда йөртү Үзең белән йөртү, һәрвакыт кесәдә булу. Бу ядкәр – һәрчак янда йөртерлек, һәрчак киңәш-табыш итәрлек тормыш дәреслеге, тәрбия китабы кебек. Х.Миңнегулов |