ЯМЬШЕК с. 1) Ямьшәйгән, яньчелеп формасы бозылган. Ул чатан аякларындагы ямьшек үкчәле сандалилары белән каты-каты басып, ишегалдында лап-лап атлап йөргәндә, очраган абый-апалар тотып сөяләр үзен. Р.Фәизов. Аның ямьшек эшләпәсе дә, фәкыйрь киеме дә күз алдында үзгәреп китә. М.Галиев

2) Яссы, җәенке, киң. Нигә мин шул зур колак, ямьшек борынга әти дип йөрергә тиеш ди әле? В.Нуруллин. Буй-сыны менә дигән, ике бит алмасы янып тора, кара чәчләре иңнәренә таралып төшкән, хәтта ямьшек борын да кыяфәтен бозмый, аңа бер үзенчәлек кенә биреп тора иде шикелле. М.Маликова

3) Кыек, кыйшайган. Баттый олы авызлы, ямьшек йөзле иде. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә