ЯМЬШӘЮ ф. Тапталу, изелү, таушалу һ.б.ш. сәбәпләрдән формасы бозылу, яньчелү, кыйшаю. – Әнә, – диде Сәләхетдин, гомер буе сугылудан һәм кысылудан тырнагы ямьшәеп, каралып беткән чәнчә бармагы белән Илһамга күрсәтеп. Ф.Садриев. Без, иске бараклар, ямьшәеп җиргә иңә язган йортлар арасыннан үтеп, колонка янына барабыз. Ф.Җамалетдинова Ямьшәеп бетү Бик нык ямьшәю. Ул, сестра алып чыкмый торган көннәрдә, иртәнге обход беткәч, ямьшәеп беткән яшел фуражкасын кия дә дежурный лекпом янына бара. А.Шамов. Ялан аякларына үкчәләре кыршылып, ямьшәеп беткән резин итекләр элдергән. А.Гыйләҗев Ямьшәеп калу Билгеле сәбәпләр аркасында ямьшәйгән хәлгә килү. Салам сыйрак чүмәлә баштан сыгыла сыман... Елап туган – авызы еламсырап, ямьшәеп калган да һаман тураймаган. Ш.Галиев Ямьшәеп китү Бераз ямьшәю. Мәзәк сөйләүчене колак торгызып тыңлыйм мин: шул чакта кан сыекланып, күзләр кызарып, авызлар ерылып, алай гына да түгел, йөзнең ярты ягы уң якка ямьшәеп тә китә икән. Т.Нәҗмиев Ямьшәеп тору Даими ямьшәю; әле, хәзер ямьшәйгән булу. Тузган итек кунычыдай Гармунланып, Ямьшәеп торган иске йортны Авыл белән килеп Сүттеләр ---. Ф.Яхин. Өстендә уңып беткән соры плащ, бөгәрләнгән яшькелт күлмәк, аягында үкчәләре ямьшәеп торган туфлиләр. Ә.Салах Ямьшәя бару Торган саен күбрәк ямьшәю, һаман ямьшәю. Бер очын корып бетергәнче, икенче очыннан ямьшәя башлый. Язмыштан узмыш юк |