ЯМЬШӘЙТҮ ф. 1) Ямьшек итү; формасын бозу. --- полк командиры снаряд гильзасыннан ямьшәйтеп ясалган сукыр лампадан яртылаш коелган папиросын кабызды ---. З.Әхмәтҗанов. Эшнең шундый борылыш аласын сизенгәнмен: машинаның номерын хәтерләдем, аннан язып куйдым – машинамны ямьшәйтте, тәрәзәмне ватты. Т.Галиуллин

2) күч. Авызны кыйшайту, йөзне сыту. Хатип, авызын ямьшәйтеп кенә миңа карап алды да, иронияле бер кыяфәттә селкенеп кеткелдәп куйды. М.Яһудин

Ямьшәйтеп җибәрү Бераз ямьшәйтү. Шушы җирдә авызыңны ямьшәйтеп җибәргәндә дә аш булыр иде инде сиңа. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә