Я’МЬ-ТӘМ җый. и. Рәхәт; кызык; матурлык. Яшәүнең ямь-тәме бетте, – кеше «нуль» булып калгач, түрә-«хөкемдарлар» аяк чалгач. К.Латыйп. Монда тыныч! Монда ямь-тәм! Кал син монда! Р.Фәйзуллин

Ямь-тәм табу Рәхәтләнү, канәгатьлек кичерү. Шунда күпме хәбәр ишетәсең, тел чарлыйсың, үзеңә күрә күңел бушатасың, сөйләшү-хәбәрләшүдән ямь-тәм табасың. Г.Хөсәенов. Ямь-тәм тапмау Эч пошу, күңелсезләнү, сагышлану. Чит җирләрдә ямь-тәм тапмыйм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә