ЯМЬСЕЗЛЕК и. 1) Ямьсез булу сыйфаты, шыксызлык. Балчыктан ясалган йортлар, землянкалар үзләренең кечкенәлеге, ямьсезлеге белән безнең сәйяхларның дикъкатен җәлеп кылды. Г.Гобәйдуллин. Башыннан алып аягына тикле бу кадәр ямьсезлекне табигать каян һәм ничек табып бетергәндер, дип уйлый Азат. А.Тимергалин

2) Катлаулылык; авырлык. Бикә үзенең Мәрьямен, Мәрьям туташлыкка хәзерләп, авыл тормышының тупаслыгыннан һәм ямьсезлегеннән тәмам аера алды. Г.Ибраһимов. Тормышның шундый ямьсезлеген кичергән Васия шундый ук хәлгә тарыган Саримәне бәхетсезлектән йолырга тиеш булды – тормыш дигәнеңнең аңлашылып җитмәгән әкәмәтләре бар инде аның, бар... М.Хуҗин

3) күч. Әшәкелек, пычраклык; түбәнлек; тупаслык. Әнисе, апасы күреп, белеп торсын иде: алар арасында ямьсезлек юк, икесе дә былбыл балаларына тиң гөнаһсызлар иде. А.Гыйләҗев. Тискәре персонажны башкарганда, мин рольгә бөтен нәфрәтемне салам, аны бөтен түбәнлеге, ямьсезлеге белән күрсәтергә тырышам. Р.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә