ЯМЬСЕЗЛӘ’Ү ф. к. ямьсезләндерү. Син аларның итәкләренә карама, андагы фашист үләксәләре, табигатьне ямьсезләп, озак ятмас. Г.Әпсәләмов. Кайбер ирләр кебек, хатын яманлап, узган тормышын ямьсезләп сөйләп йөрми. Г.Бәйрәмова

Ямьсезләп бетерү Тәмам ямьсезләү. Миләүшә табындагы бар нәрсәләрне дә капкалап, ямьсезләп бетерде. Ф.Яруллин. Җилләр, яңгырлар, карлар, кояш эссесе ямьсезләп бетергән, тик мәңгегә йомшак һәм җылы калган бишегемне. Ә.Гаффар

Ямьсезләп җибәрү Бераз ямьсезләү. Йөзендәге кызарып торган җөй эзе Фоатны бөтенләй ямьсезләп җибәргән. Ш.Маннур

Ямьсезләп кую Кинәт ямьсезләү. Шушы бер очраклы вакыйга белән мактанып, дөрес яшәлгән гомернең матур чынбарлыгын ямьсезләп куяргамы? К.Кәримов

Ямьсезләп тору Даими ямьсезләү; әле, хәзер ямьсезләү. Корыган тупыл авылны ямьсезләп тормасын, диячәкләр. Р.Батулла. – Нигә һаман шул төпне алып атмыйсың инде, бар бакчаңны ямьсезләп тора, – диләр. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә