ЯМЬСЕЗЛӘТҮ ф. к. ямьсезләндерү. Син Тәнзиләнең япь-яшь кыз икәнен дә, наивная икәнен дә онытып җибәрәсең, ямьсезләтәсең. Ф.Яруллин. Эчмә, дидем бит инде мин сиңа, сине ямьсезләтә генә бит инде аракы. Х.Әбделмәнов Ямьсезләтеп бетерү Бик нык ямьсезләтү. Аны куйганда, бер малай бозып, ямьсезләтеп бетергән. Казан утлары Ямьсезләтеп тору Даими ямьсезләтү; әле, хәзер ямьсезләтү. Шунысы күңелсез: ташландык йортлар авыл йөзен ямьсезләтеп тора. Авыл таңнары. Кайбер тузган, буш йортлар шәһәребезнең тышкы күренешен бигрәк тә ямьсезләтеп торалар: ватык тәрәзә рамнары, челпәрәмә килгән пыялалар, ишелгән түбәләр... Чистай хәбәрләре Ямьсезләтеп чыгу Һәммәсен бер-бер артлы ямьсезләтү. Әгәр кодрәтеннән килсә, Зәбир үзеннән башка бөтен яшь ир-атларны ямьсезләтеп чыгар иде. Ф.Яруллин |