ЯМЬСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Чибәрлеге китү, матурлыгы югалу. – Әгәр гомерем буе кибет идәнендә кырын ятып торсам, мин дә синең төсле каралыр һәм ямьсезләнер идем, – дип җавап бирде. Г.Тукай

2) Ямьсез хәлгә килү, тышкы кыяфәте бозылу, шыксызлану. Күлмәкнең төсе уңып ямьсезләнгән

3) Рәхәте китү, кызыгы бетү. Тормыш ямьсезләнү

4) Бозылу, шыксызлану (һава торышы тур.). Бүген битләрне аяусыз чәнчеп, кием-салымнарны әрсез йолыккалап, туктаусыз коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде. А.Гыйләҗев

5) күч. Әшәкеләнү. Хәзер әллә ничек кырысланды, ямьсезләнде сүзләр. Н.Сафина

6) Тәртип бозу; әдәпсезләнү, оятсызлану. Әгәр син кичә ямьсезләнеп миңа бәйләнсәң, шунда ук күңелем суыныр иде. К.Кара

7) Берәү белән сүзгә килү, телләшү. Шуннан соң да акылга утырмады Зәки абый: җае туры килгәндә лыкынганчы эчеп, кеше белән ямьсезләнеп, тәмсез теллеләнеп йөрүен дәвам итте. В.Нуруллин. Берзаманны, силос өчен ямьсезләнеп, Телгә килде Бахбай белән Сыерҗамал. Г.Афзал

Ямьсезләнә бару Торган саен ямьсезләнү. Тумыштан чибәр булып яратылганнар усаллыклары аркасында ямьсезләнә бара. Р.Батулла

Ямьсезләнә башлау Ямьсезләнү билгеләре күренү. Әнә көн тагын ямьсезләнә башлады. М.Хәбибуллин. Ләкин бу дуслык көннәрдән бер көнне бозыла, ямьсезләнә башлады. Н.Фәттах

Ямьсезләнеп бетү Тәмам, бик нык ямьсезләнү. Аның гарипләнеп, ямьсезләнеп беткән кыяфәте Нэллины котсыз калдыра. З.Хәким

Ямьсезләнеп калу Билгеле бер хәлдән соң ямьсезләнү. Элегрәк Кәримә авылда матур кызлардан санала иде, хәзер инде ул сулып, ямьсезләнеп калган. М.Галәү. Мәктәп караңгыланып, ямьсезләнеп калды. Г.Мирһади

Ямьсезләнеп китү Кинәт ямьсезләнү. Каникулдан соң көннәр бик ямьсезләнеп китте дә, мин дүрт көн Солтаннан кайта алмадым. В.Нуруллин. Шул яңалыгын әйткәч, йөзе отыры караеп, ямьсезләнеп китте; болай да моңсу карашы тагы да моңсуланды. Р.Камал

Ямьсезләнеп кую Кинәт яки бераз ямьсезләнү. Тик бер көнне генә күгем болытлап, ямьсезләнеп куйгандай булды. Җ.Рәхимов

Ямьсезләнеп тору Әледән-әле ямьсезләнү; әле, хәзер ямьсезләнү. [Нәсел тәкәсе меринос] Танавын җыерып, күзләрен тондырып ямьсезләнеп тора, чуртумайтери. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә